Казан шәһәрендә каршеринг автомобиле катнашында юл-транспорт һәлакәте булган
Кичә төнлә Казан шәһәрендә Сафиуллин - Габишев урамнары чатында билгесез йөртүче каршеринг машинасы белән светофор баганасына бәрелгән. Nissan Qashqai руле артындагы кеше шулай ук юл билгесенә дә зыян китергән.
Шәһәр Дәүләт автоинспекциясе мәгълүматларына караганда, бәрелү нәтиҗәсендә светофор баганасы ауган һәм юл хәрәкәтенә комачаулык тудырган. Бәхеткә, зыян күрүчеләр турында хәбәр ителми.
Һәлакәттән соң йөртүче вакыйга урыныннан качып киткән. Хәзерге вакытта светофор юлдан алынган, ә автомобиль штрафстоянкага озатылган. Хокук саклау органнары машина йөртүчене эзли.
Чыганак “Татар-информ”
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев