Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
ЮХИДИ хәбәр итә

Казанда мотоцикл җиңел машинага бәрелгән коточкыч авария видеога эләккән

Кичә Казанда Островский – Айдинов урамнары чатында мотоциклчы катнашында юл-транспорт һәлакәте була. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итте.

  Шәһәр Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр итүләренчә, «Kia» автомобиле, светофорның яшел сигналына сулга борылганда, мотоциклга юл бирмәгән. Җиңел машина белән 1976 елда туган ир-ат идарә иткән.

«Kia Rio» автомобиле, светофорның яшел сигналына сулга борылганда, каршы яктан килүче мотоциклга юл бирмәгән. Мотоцикл белән 36 яшьлек ир-ат идарә иткән», – дип сөйләде Казан Дәүләт автоинспекциясенең юл-патруль хезмәте бүлеге башлыгы Александр Григорьев.

Юл-транспорт һәлакәтендә 36 яшьлек байкер җәрәхәтләнә. Ул руль артына шлем белән, ләкин экипировкасыз утырган була. Аның бот сөяге һәм умырткасы компрессион сынган. Аны 7 нче шәһәр хастаханәсенә алып китәләр.

Чыганак:https://intertat.tatar/news/kazanda-motocikl-inel-masinaga-barelgan-kotockyc-avariya-videoga-elakkan-5873060

Фото: Видеодан скриншот

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев