Мошенниклар Яңа ел открыткалары тарата!
Мошенниклар бәйрәм чорын үз схемаларын активлаштыру өчен кулланалар һәм зарарлы программа белән «Яңа ел открыткаларын» тарату - иң популяр алымнарның берсе.
(12 декабрь, “Апастово-информ”).
Мондый мизгелләрдә җинаятьчеләр кешеләрнең ышанучанлыгыннан файдаланачак.
-Зарарлы файллар сурәтләр яки видеолар итеп яшерелгән. Файл ачылганнан соң мошенниклар банк кушымталарына, парольләргә һәм шәхси мәгълүматларга керү мөмкинлеге ала. Җинаятьчеләр нейрочелтәрләр ярдәмендә башка кешеләрнең аватарларын ясыйлар. Билгесез аккаунтлардан алынган файлларны һәм сылтамаларны ачмаска кирәк. Хәзер мошенниклар вирусларны Яңа ел открыткалары рәвешендә тараталар. Мондый файлны ачу белән телефонга барлык кушымталарга, мәгълүматларга керү мөмкинлеге бирә торган вирус куела. Куркыныч "открытка" таныш булмаган номердан да, телефонда сакланган контакттан да килергә мөмкин. Чөнки мошенникларга җибәрүчене “вату” озак эш түгел. Җинаятьчеләр кешеләргә танышлары исеменнән: "Фотога карыйм, сине искә төшерәм”, “Бу синме?”, “Таныйсыңмы?” кебек хәбәрләр язалар һәм сурәтне ачарга тәкъдим итәләр. Аларның барысы да өч хәреф белән тәмамлана - .apk. Бу - зарарлы программаны үз эченә ала торган кушымта урнаштыру өчен файл. Бар нәрсәгә шикләнеп карау кирәк. Бәйрәм алдыннан игътибарны киметергә ярамый, - ди Раил Гатауллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев