«Мотоцикл» чарасы тәмам, кагыйдә бозучылар бар
18 майдан 27 майга кадәр «Мотоцикл» оператив-профилактик чарасы узды.
Бу чорда район юлларында юл-патруль хезмәте мотоцикл, мопед һәм скутер йөртүчеләренең юл йөрү кагыйдәләрен тупас бозуларын булдырмау өчен көчәйтелгән режимда эшләде.
«Мотоцикл» оператив-профилактик чарасы аварияләр санын киметүгә һәм урамнарда тәртип урнаштыруга юнәлдерелгән. Кагыйдә бозучыларны ачыклау, исерек килеш йөртүне туктату, шлемнарның мәҗбүри булуын тикшерү, шулай ук байкларның техник торышын һәм тавыш дәрәҗәсен контрольдә тоту көн кадагында булды. Питбайкларда һәм скутерларда балигъ булмаганнарга аерым игътибар бирелде. Яшьләр җыела торган урыннарда кизү торулар оештырылды. Мотоциклчыларны тизлек режимын төгәл үтәргә һәм саклану экипировкасын кулланырга, ә ата-аналарны-балаларына машина йөртү таныклыгыннан башка техника белән идарә итәргә рөхсәт бирмәскә чакырабыз”, - ди ДАИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев