Район автоинспекциясе һава шартлары үзгәрү сәбәпле юлларда сак булырга киңәш итә
ЮХИДИ хәбәр итә

Район автоинспекциясе һава шартлары үзгәрү сәбәпле юлларда сак булырга киңәш итә

Иминлек чараларын катгый рәвештә үтәргә һәм машина тәгәрмәчләрен кышкыга алыштыру кирәклеге турында искә төшерә.

(13 ноябрь, “Апастово-информ”).



Дәүләт автоинспекциясе һава шартлары начарланганда машина йөртүчеләргә иминлек тизлеге белән хәрәкәт итәргә, каршы як полосага чыгу кебек куркыныч маневрлар ясаудан тыелырга, машина тәгәрмәчләрен кышкыга алыштырырга киңәш итә.
- Әгәр берничә көн дәвамында һава температурасы +5 °с торып, алга таба температураның түбәнәюе күзәтелсә, кичекмәстән җәйге резинаны кышкыга алыштыру мөһим. Чөнки температура төшкәндә асфальт юлда нәзек кенә боз элпәсе хасил булырга мөмкин. Сак булыгыз, үзегезне, пассажирларыгызны саклагыз, - дип кисәтә район автоинспекциясе җитәкчесе Румбик Гәрәев.


Нет комментариев