Апастово-информ

"Йолдыз" газетасы - Апас районы

16+
Рус Тат
ЮХИДИ хәбәр итә

Район автоинспекциясе хезмәткәрләре балаларга игътибарны арттырырга киңәш итә

Соңгы вакытта юл иминлеге сакчылары Тутай авылы юлында төнлә мопедта җилдерүче 17 яшьлек яшүсмерне очраткан.

(6 август, “Апастово-информ”).


Тикшерү барышында яшүсмернең әлеге транспорт чарасы белән идарә  итү хокукы булмавы ачыкланган.


- Мопед белән идарә иткәндә М категориясе хокуклары булмау РФ КоАП 12.7 маддәсе буенча 5000 сумнан 15 000 сумга кадәр штраф яный. Штрафтан тыш, машина йөртүчене идарәдән читләштерәчәкләр, ә мопедны тоткарларга һәм махсус стоянкага урнаштырырга мөмкиннәр. Әгәр мопед белән идарә итүчегә 16 яшь тулган булып, транспорт белән идарә итү хокукы булмаса, аны РФ КоАП 12.7 маддәсенең 1 өлеше буенча җаваплылыкка тартачаклар. Әгәр ул 16 яшьтән кечерәк булса — ул үзе административ җаваплылык тартылмый, әмма аның өчен РФ КоАП 5.35 маддәсе буенча ата-аналары (законлы вәкилләре) җавап бирә. Мопедны шулай ук тоткарлаячаклар. РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.7 маддәсенең 3 өлешендә идарәне хокуксыз кешегә тапшырган (мәсәлән, дустына йөрергә биргән) өчен җаваплылык каралган. Бу очракта штраф инде 30 000 сум, - дип белдерде ДАИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев