Соңгы көннәрдә генә автоинспекция хезмәткәрләре рейдлар барышында юл йөрү кагыйдәләрен тупас бозган машина йөртүчеләр белән очрашкан.
(28 август, “Апастово-информ”).
24 август көнне көндезге сәгатьләрдә юл сакчылары кабат сәер машина йөртүчегә юлыккан.
- Тикшерү барышында машина йөртүченең үз-үзен тотышында, сөйләмендә һәм тышкы кыяфәтендә сәер билгеләр күзәтелде. Машина йөртүчегә медицина оешмасына барып, тикшерү узарга тәкъдим ителде. Әмма ул бу таләпне үтәмичә, баш тартты. Нәтиҗәдә, аңа беркетмә төзелде. РФ Административ хокук бозулар Кодексының 12.26 маддәсе нигезендә әгәр машина йөртүче автоинспекция хезмәткәренең медицина тикшерүе узарга дигән законлы таләбен үтәми икән, аңа җавап бирергә туры киләчәк. Әлеге машина йөртүчегә дә 45 000 сум штраф һәм транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан ел ярымнан ике елга кадәр мәхрүм калу яный. Аңа суд каршында җавап бирергә туры киләчәк. Өстәвенә, әлеге машина йөртүченең моңа кадәр машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгәнлеге, агымдагы елның гыйнвар аенда гына кабаттан правалы булганлыгы ачыкланды, - дип белдерде районның ДАИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев.
Соңгы көннәрдә район юлларында «Игътибар-балалар!" чарасы да уза. ДАИ бүлеге хезмәткәрләре хәбәр итүенчә, 25 август иртәсендә “Тоннель” операциясе барышында балаларын махсус җайланмага утыртып йөрмәүче 2 машина йөртүчегә беркетмә төзелгән.
Нет комментариев