Апастово-информ

"Йолдыз" газетасы - Апас районы

16+
Рус Тат
ЮХИДИ хәбәр итә

Район автоинспекциясе хезмәткәрләре юлларда салмыш машина йөртүчеләр белән әледән-әле очрашып тора

Бу көннәрдә тагын ике машина йөртүче районның юл иминлеге сакчылары игътибарын җәлеп иткән

(6 август, “Апастово-информ”). 

Алар көндезге сәгатьләрдә Апас-Буа юллары киселешендә очраган. 


- Әлеге машина йөртүчеләр исереклек халәтенә медицина тикшерүе узудан баш тартты. РФ Административ хокук бозулар Кодексының 12.26 маддәсе нигезендә әгәр машина йөртүче автоинспекция хезмәткәренең медицина тикшерүе узарга дигән законлы таләбен үтәми икән,  аңа җавап бирергә туры киләчәк. Аңа 45 000 сум штраф һәм транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан ел ярымнан ике елга кадәр мәхрүм итү яный. Хәзер әлеге машина йөртүчеләргә суд каршында җавап бирергә туры киләчәк. Юлда машиналар саны көннән-көн арта. Юлда кагыйдәләрне бозып хәрәкәт итү һәлакәт килеп чыгу куркынычын тагын да арттыра. Бигрәк тә, руль артына спиртлы эчемлек кулланган хәлдә утыру аяныч хәлләргә китерергә мөмкин.  Һәлакәтләрнең күбесе исереклек нәтиҗәсендә килеп чыга. Җәзаларның катгыйлыгын да белеп торалар, тик барыбер эчкән килеш руль артына утыралар, - ди ДАИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев