Район юлларында кабат салмыш машина йөртүчеләр очраган
Машина йөртүчеләргә беркетмә төзелгән.
(20 февраль, “Апастово-информ”).
Салмыш машина йөртүчеләрнең берсе узган шимбә төнендә, икенчесе исә якшәмбе иртәсендә юл инспекторларына очраган. Алар икесе дә медицина тикшеренүеннән баш тарткан.
“Спиртлы эчемлекләр кулланган килеш техника белән идарә иткән әлеге машина йөртүчеләргә җәмәгать судында җавап бирергә туры киләчәк. Өстәвенә алар машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм калачак һәм штрафка да тартылачаклар”, - ди район Дәүләт автоинспекциясе җитәкчесе Румбик Гәрәев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев