Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
ЮХИДИ хәбәр итә

Район юлларында «Көзге каникуллар» профилактик чарасы башлана

Чара 23 октябрьдән 2 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

(23 октябрь, “Апастово-информ”).



Көзге каникуллар вакытында Дәүләт автоинспекциясенең Апас бүлеге хезмәткәрләре төп игътибарны җәяүле балалар иминлегенә юнәлтәчәк. Һәм шулай ук нәни пассажирларга да игътибар итәчәк. Профилактик чара вакытында укучылар һәм аларның әти-әниләре белән әңгәмәләр үткәреләчәк. Юлларда яшь юл сакчылары, “Беренчеләр хәрәкәте” активистлары белән берлектә дә кисәтү чаралары оештырылачак.
“Юл хәрәкәте кагыйдәләрен санга сукмаган кечкенә җәяүлеләрне күзәтәчәкбез. Аларның юл йөрү кагыйдәләрен үтәүләрен исәпкә алачакбыз. Хокук бозу очраклары булса, алар турында мәгълүмат аларның уку урыннарына җиткереләчәк. Барлык җәяүлеләргә караңгы вакытта киемнәрдә яктылыкны кире кайтаручы элементлар белән йөрү киңәш ителә. Бу рәвешле саклану чарасын күрү 65 процентка җәяүлене бәрдерү очрагын киметә”, - дип искәртә район Дәүләт автоинспекциясе җитәкчесе Румбик Гәрәев.
Дәүләт автоинспекциясе мәгълүматларына караганда, агымдагы елның 9 аенда республика юлларында 359 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 11 бала һәлак булган һәм 390ы яраланган. Ел башыннан 9 пассажир-бала һәлак булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев