Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
ЮХИДИ хәбәр итә

Район юлларында республикакүләм “Кышкы каникуллар” акциясе башланды

2025 елның 22 декабреннән 2026 елның 11 гыйнварына кадәр Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре балаларның юл-транспорт травматизмын булдырмау буенча кисәтү чаралары үткәрәчәкләр.

(24 декабрь, “Апастово-информ”).



“Кышкы каникуллар” акциясе барышында районның Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре төп игътибарны балаларга юнәлтәчәк. Юл йөрү кагыйдәләренә игътибар бирмәгән кечкенә җәяүлеләр дә дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре игътибарыннан читтә калмаячак. Аларның юл кичү кагыйдәләрен бозу фактларын полиция хезмәткәрләре хәрәкәтнең яшь инспекторлары отрядлары, педагоглар, ата-аналар комитетлары, «Ата-аналар патруле» һәм «Әтиләр патруле» инициатив төркемнәре, шулай ук «Россия мәктәп укучылары хәрәкәте» иҗтимагый оешмасы белән берлектә кисәтәчәк. Хокук бозулар турындагы мәгълүмат җәяүлеләр белән алга таба профилактик эшләү өчен уку урыннары буенча тапшырылачак. Шулай ук мәгариф оешмаларында полиция хезмәткәрләре укучылар һәм аларның әти-әниләре белән профилактик әңгәмәләр үткәрәчәк. Тематик лекцияләр автотранспорт предприятиеләрендә һәм башка оешмаларда узачак. Шулай ук Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре яшь пассажирларны автомобильләрдә йөртү таләпләрен үтәүне дә контрольгә алачак.
“Юллардагы вәзгыять сагаерга мәҗбүр итә. Агымдагы елның унбер аенда республика юлларында балигъ булмаганнар катнашында 429 фаҗига булган. Бу һәлакәтләрдә унбиш бала һәлак булган, ә 457се җәрәхәтләр алган. Апас районы территориясендә дә юл һәлакәтендә 2 баланың гомере өзелгән. Көн озынлыгының кыска булуы һәм кышкы һава шартларында машина йөртүчеләр аеруча игътибарлы булсын иде. Җәяүлеләр дә юлны аркылы чыгар алдыннан машиналарның ахыргача туктап беткәнме-юкмы икәнлегенә инанырга тиеш. Җәяүлеләргә караңгыда юлда күренеп тору өчен киемнәрендәге яктылыкны кире кайтара торган элементларны куллану да кирәк, - дип кисәтә районның Дәүләт автоинспекциясе җитәкчесе Румбик Гәрәев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев