Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Районда 10 көн эчендә 3 машина йөртүчегә катгый җәза бирелгән

Суд карары нигезендә машина йөртүчеләргә 30ар мең сум штраф билгеләнгән һәм алар 18 айга транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән.

  (11 сентябрь, “Апастово-информ”).


  Сентябрь аеның узган 10 көнендә районның җәмәгать судында салмыш килеш руль артына утырган машина йөртүчеләрнең эше каралган. Ф.И.А., Ш.Ш.А., В.Н.Т. суд каршына басып, үзләренең гамәлләре өчен җитди җавап биргәннәр. Күпме генә акланырга тырышсалар да, үкенүләрен белдерсәләр дә салмыш килеш утырган машина йөртүчеләрне җәмәгать суды гаепле дип тапкан һәм 30 мең сум күләмендә штраф билгеләгән, шулай ук 18 айга транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан да мәхрүм иткән. Бу хакта Апас районы башкарма комитетының юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе хәбәр итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев