Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЮХИДИ хәбәр итә

Районда 9 машина йөртүчегә каршы як полосага чыккан өчен штраф билгеләнгән

Юлларда “Каршы полоса” операциясе узды.

(29 ноябрь, “Апастово-информ”).

  Тиешсез урында транспорт чарасын узып китү сәбәпле килеп чыккан юл һәлакәтләрен кисәтү, аларны булдырмау максатында районда “Каршы полоса” профилактика чарасы узды. ЮХИДИ инспекторлары хәбәр итүенчә, операция барышында 9 машина йөртүчегә каршы як полосага чыккан өчен штраф билгеләнгән.
  “Каршы як полосага чыгып хәрәкәт итү - иң куркыныч маневрларның берсе. Аның һәр очрагы сагаерга мәҗбүр итә. Әйтик, юлның таулы урыннарын үткәндә, кискен борылышларда алдагы юлны күрү мөмкинлеге кими. Шуңа күрә алдагы машинаны уза башлаганчы, машина йөртүче маневрның куркынычсызлыгына һәм юл хәрәкәтендә катнашучыларга комачаулык итмәвенә инанырга һәм кагыйдәләрне үтәргә тиеш, – ди районның ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев