Районда “Җәяүле” операциясе уза
ЮХИДИ хәбәр итә

Районда “Җәяүле” операциясе уза

28 ноябрьдән башланып киткән профилактик чара 27 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.

(5 декабрь, “Апастово-информ”).

  Юл хәрәкәте иминлеге хезмәте бу профилактик чара вакытында, машина йөртүчеләрнең җәяүлеләргә, җәяүле кичүләрендә хәрәкәт итү өстенлеген бирмәвенә, ә җәяүлеләрнең, мондый кичүләр булмаган урыннарда юл аркылы үтүләренә аерым игътибар бирәчәк.
  Район Дәүләт автоинспекциясе җитәкчесе Румбик Гәрәев сүзләренә караганда, зебрада җәяүлегә юл бирмәгән шоферга 1500 сумнан 2500 сумга кадәр, ә инде юлны тиеш булмаган урыннан кисеп чыккан җәяүлегә 500 сум штраф каралган.


Нет комментариев