Районда “Автобус” операциясе уза
ЮХИДИ хәбәр итә

Районда “Автобус” операциясе уза

Рейдлар барышында автоинспекция хезмәткәрләре автобус йөртү кагыйдәләрен бозу очракларын ачыклый, автобусларның техник торышын игътибарга ала.

(11 август, “Апастово-информ”).

“Автобус” операциясе 10 августтан 29 августка кадәр дәвам итә. Район территориясендә йөрүче барлык пассажир автобусларының техник торышы, шоферларның юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүләрен катгый күзәтелә. 

11 август көнне, иртәнге сәгатьләрдә юл сакчылары Казан-Ульян юлының 77 километрында – Апас-Буа юллары киселешендә рейдка чыктылар. Юл сакчыларына без - “Апастово-информ” хәбәрчеләре дә кушылдык. Автоинспекция хезмәткәрләре юлда хәрәкәт итүче һәр автобусны игътибарга алды. Автобусларны туктатып, шоферларның һәм транспорт чарасының документларын тикшерделәр, автобусның төзеклегенә игътибар иттеләр. Шулай ук салондагы пассажирларның куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәүләре белән дә кызыксындылар. 

фото ГАИ
фото: Апастово-информ

Тикшерү барышында бер автобуста исә кагыйдә бозу очраклары ачыкланды. Район автоинспекциясе хезмәткәрләре белдерүенчә, автобус шоферы тахографсыз хәрәкәт иткән. Шулай ук пассажирлар арасында да куркынычсызлык каешын эләктермәүчеләр булган. Автобус йөртүчегә исә пассажирын кисәтмәгәне өчен дә җавап бирергә туры килде. Аларга закон нигезендә беркетмә төзелде. 

 

“Тахограф-автотранспорт чаралары бортына урнаштырыла торган контроль җайланма. Транспортның тизлеген, йөртүчеләрнең һәм экипаж әгъзаларының хезмәт һәм ял итү режимын теркәү өчен билгеләнгән. Автобусларга тахографтан башка хәрәкәт итәргә рөхсәт ителми. Пассажирларга да куркынычсызлык каешын эләктерү зарур. Автобус йөртүчеләр кулында күпләгән кеше сәламәтлеге һәм гомере. Шуңа күрә алар куркынычсызлык таләпләрен үтәүгә һәрдаим җитди карарга тиешләр”, - дип искәртә районның ДАИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев.


Нет комментариев