Апастово-информ

"Йолдыз" газетасы - Апас районы

16+
Рус Тат
ЮХИДИ хәбәр итә

Районда “Язгы каникуллар” профилактик акциясе уза

Төп игътибар балалар арасында юл травматизмын кисәтүгә, иминлекне кайгыртуга юнәлтелә.

(25 март, “Апастово-информ”).


23 марттан 5 апрельгә кадәр республикада, шул исәптән районда, “Язгы каникуллар” профилактик акциясе уза. Апас районы буенча Дәүләт автоинспекциясе бүлегендә хәбәр итүләренчә, акциянең төп максаты – машина йөртүчеләргә, ата-аналарга һәм юл хәрәкәтендә яшь катнашучыларга юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәүне искәтү, иминлекне кайгырту.


2026 елның беренче ике аенда республика юлларында балалар катнашында 40 юл-транспорт очрагы теркәлгән. Бу аварияләрдә бер бала һәлак булган, 45е төрле дәрәҗәдәге имгәнүләр алган. Зыян күрүче балаларның күпчелеге - пассажирлар.


– 12 яшькә кадәрге балаларны алгы утыргычта һәм 7 яшькә кадәрге балаларны арткы утыргычта йөртү өчен баланың авырлыгына һәм буена туры килә торган махсус җайланма-кресло кулланылырга тиеш. 12 яшькә кадәрге балаларны арткы утыргычта йөрткәндә дә махсус җайланмалар булу шарт. 12 яшьтән өлкәнрәк пассажирлар да иминлек каешын эләктерергә онытмасын иде, - дип искәртә Апас районы буенча Дәүләт автоинспекциясе җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы Анис Гобәйдуллин.


“Язгы каникуллар” профилактик акциясе барышында җәяүле балалар иминлеге дә игътибарга алына. Агымдагы елда Татарстанда җәяүле балалар катнашында 18 юл-транспорт һәлакәтендә 18 бала имгәнү алган.


- 2025 елда районда 21 балигъ булмаган балага карточка тутырылып, мәгариф учреждениеләренә җибәрелде. 16 яше тулган балалар арасында да юл кагыйдәләрен бозу очраклары күзәтелде. Алар арасында куркынычсызлык каешларын эләктермәгән, юлны тиешле урында чыкмаган, караңгы вакытта киемнәрендә яктылыкны кирү кайтаручы элементлар булмаган балалар очрады. Соңгы өч айда исә юлны дөрес урыннан чыкмаган 3 яшүсмергә, җәяүлеләргә юл бирмәгән 26 машина йөртүчегә һәм пассажир балаларын махсус креслога утыртмаган 13 шоферга беркетмә төзелде.

Юл кагыйдәләрен бозып, каршы як полосадан хәрәкәт иткән 35 машина йөртүче дә административ җаваплылыкка тартылды. Салмыш килеш руль артына утырып юлга чыккан 16 машина йөртүче аеруча катгый җәза алды, - дип ассызыклады Анис Гобәйдуллин.

 

фото: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев