Районда “Игътибар-балалар” акциясе башланды
Җәйге каникуллар алдыннан балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләрен булдырмау максатыннан оештырылучы профилактик чара 18 майдан 7 июньгә кадәр уза.
(22 май, “Апастово-информ”).
Акция барышында балалар иминлеге игътибар үзәгендә булачак. Районның дәүләт автоинспециясе хезмәткәрләре машиналарда балаларны йөртү кагыйдәләрен, җәяүлеләргә юл бирмәүче йөртүчеләрне һәм юл йөрү кагыйдәләрен бозучы балаларны аерым контрольгә алачак. Район юлларында төрле кисәтү чаралары да узачак.
“Балалар иминлеген кайгырту җәйге каникуллар чорында аеруча мөһим. Быел ел башыннан бирле Татарстанда балалар катнашында 90 юл һәлакәте теркәлгән, аларда 97 бала җәрәхәтләнгән, бер баланың гомере өзелгән”, - дип белдерде районның ДАИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев