Районда «Куркынычсызлык каешы» оператив-профилактик акциясе башланды
Акция 5-14 август көннәрендә уза.
(7 август, “Апастово-информ”).
«Куркынычсызлык каешы» оператив-профилактик акциясенең төп максаты - транспорт чараларын йөртүчеләрнең һәм пассажирларның куркынычсызлык каешларын куллануына бәйле юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларын кисәтү.
- Россия Федерациясе Юл хәрәкәте кагыйдәләренең 2.1.2 пункты нигезендә, механик транспорт чараларын йөртүчеләр мондый җайланмалар белән җиһазландырылган автомобиль белән идарә иткәндә куркынычсызлык каешын эләктерергә тиеш. Моннан тыш, аларга куркынычсызлык каешын кулланмаган пассажирларны йөртү тыела. Шунысын да истә тоту кирәк: 2025 елның 1 гыйнварыннан куркынычсызлык каешын эләктермәгән өчен штраф күләме 1000 сумнан 1500 сумга кадәр артты. 30 көн эчендә түләгәндә - 1125 сум, - дип искәртә районның ДАИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев