Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЮХИДИ хәбәр итә

Районда тагын 8 машина йөртүче правасыз калган

Машина йөртүчеләргә районның җәмәгать суды тарафыннан җитди карар чыгарылган.

(29 ноябрь, “Апастово-информ”).

  Районда салмыш килеш руль артына утыручы машина йөртүчеләр һаман да теркәлеп тора. Октябрь һәм ноябрь айларында районның җәмәгать судында тагын 8 машина йөртүченең эше каралган. Бу хакта районның юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе хәбәр итте.
  “Бу юлы суд каршында З.Р.Р., К.А.А., Ш.Р.Р., Т.Р.Р., Б.А.Ф., С.Ф.Х., М.Г.Р., Ш.С.Ф. җавап биргән. Руль артына салмыш килеш утырган машина йөртүчеләр үз гаепләрен танып, үкенүләрен белдерсәләр дә, җәмәгать суды аларны гаепле дип тапкан һәм 30 мең сум күләмендә штраф билгеләгән, шулай ук 18 айга транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан да мәхрүм иткән”, - диелә хәбәрдә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев