Студентлар машина йөртү осталыгында сыналды
Апас аграр көллияте базасында Дәүләт автоинспекциясенең Апас районы буенча бүлекчәсе һәм «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» профилактика бүлегенең Буа бүлекчәсе хезмәткәрләре тарафыннан студент-автомобильчеләр арасында «Автосессия - 2025» район конкурсы үткәрелде.
(18 сентябрь, “Апастово-информ”).
Конкурста Апас аграр көллиятендә укучы 14 студент катнашты. Конкурс өч этапта узды: компьютерда – «Юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүчеләр», теория һәм практика – "Беренче ярдәм күрсәтү" һәм мәйданчыкта – «Автомобильне фигуралы йөртү». Барлык этаплар йомгаклары буенча 1 нче урынны Нигъмәтуллин Рамил алды, 2 нче урында – Сәлахов Айназ, 3 нче урында – Садриев Дәниф.
Конкурста җиңүчеләргә дипломнар, медальләр, кубоклар һәм кыйммәтле призлар тапшырылды, ә катнашучыларга "юл хәрәкәте иминлеге" оешмасы биргән дипломнар һәм призлар тапшырылды.
“Әле бәйгенең төп максаты яшь буын арасында юл һәлакәтләрен киметү, аларны йөрү осталыгына өйрәтү”, - ди ДАИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев