Татарстанда “Kia” белән “КамАЗ” бәрелешеп, ике кеше һәлак булган
Татарстанның Әлмәт районында юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә ике кеше гомере өзелгән.
Бу хакта Татар-информ хәбәр итә.
Башлангыч мәгълүматлар буенча, “Kia” җиңел автомобиле борылырга җыенган “КамАЗ” йөк машинасына килеп бәрелгән. Нәтиҗәдә “Kia” автомобиль йөртүчесе һәм аның пассажиры шунда ук һәлак булган.
Фаҗиганең сәбәпләре хәзерге вакытта ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан ачыклана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев