Татарстанда «Лада»  светофорда туктап торган мопедка бәрелгән
ЮХИДИ хәбәр итә

Татарстанда «Лада» светофорда туктап торган мопедка бәрелгән

Автомобиль һәм мопед катнашында каты юл-транспорт һәлакәте кичә кич Әлмәттә, Урсала микрорайонында булган. Бәрелү мизгеле видеога эләкән

Татарстанның интернет-берләшмәләренең берсендә бастырылган язмада «Лада»ның светофорда туктаган мопедка ничек бәрелүе күренә. Бәрелүдән ир-атны өскә атып ыргыткан, аннан соң ул асфальтка егылган.

«Татар-информ»га республика Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр итүләренчә, «Лада» рулендә 20 яшьлек йөртүче булган, ул имин аралыкны сайламмаган. Мопед рулендә исә 38 яшьлек ир-ат булган. Һәлакәт нәтиҗәсендә ул җәрәхәтләр алган.

 

фото: скрин видео


Нет комментариев