Апастово-информ

"Йолдыз" газетасы - Апас районы

16+
Рус Тат
ЮХИДИ хәбәр итә

Татарстанда руль артына утырган ике яшүсмер җаваплылыкка тартылган

Лениногорскийда юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган ике яшүсмерне полиция хезмәткәрләре ачыклаган.


Аларның берсе - җиңел автомобиль, икенчесе питбайк белән идарә иткән.
24 май иртәсендә Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре “ВАЗ-2114” автомобиле руле артында 17 яшьлек егетне туктаткан. Ачыкланганча, яшүсмернең транспорт чарасы белән идарә итү хокукы булмаган. Аңа карата административ беркетмә төзелгән, ә автомобиль штрафстоянкага озатылган.
Моннан тыш, ата-анасына баланың сәламәтлеген һәм иминлеген тәэмин итү буенча тиешле бурычларны үтәмәү маддәсе нигезендә дә чара күрелгән.
Шулай ук полиция хезмәткәрләре питбайк белән тиешле йөртү таныклыгыннан башка идарә иткән 15 яшьлек үсмерне дә тоткарлаган. Аның әти-әнисенә транспорт чарасын идарә итү хокукы булмаган кешегә тапшырган өчен административ беркетмә төзелгән. Аларга 30 мең сум күләмендә штраф яный.
Чыганак “Татар-информ”.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев