ЮХИДИ хәбәр итә

“Тоннель”дә салмыш шофер очрамаган

Чираттагы “Тоннель” операциясе иртәнге 7.00-9.00 сәгатьләрдә, Каратун-Уланово юлында узды.

(28 февраль, “Апастово-информ”).


Төп игътибар салмыш баштан транспорт белән идарә итүчеләргә юнәлтелде.
“Кисәтү операциясе барышында салмыш шоферлар очрамады. Шулай да кагыйдә бозучылар бар. Каралтылган тәрәзәле бер шофер, куркынычсызлык каешын эләктермәгән 3 шофер җәза алды. Шулай ук тахографы һәм диагностик картасы тиешле таләпләргә туры килмәгән шоферлар да очрады”, - ди районның ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев.


Нет комментариев