ЮХИДИ хәбәр итә

Узган ел Татарстан юлларында 17 мотоциклчы һәлак булган

Узган 2025 елда Татарстан юлларында мототранспорт катнашында 277 авария булган. Нәтиҗәдә 17 кеше һәлак була.


Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Дәүләт автоинспекциясе идарәсе башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Айрат Сәмигуллин сөйләде. "Мототранспорт катнашындагы юл-транспорт һәлакәтенең 277 очрагы нәтиҗәсендә 17 кеше һәлак булды. Тагын 305 кеше яраланган", - дип сөйләде Айрат Сәмигуллин. 


Мототранспорт катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләре саны узган ел 43 очракка арткан. Яралылар 62 кешегә арткан. Мондый үсешнең бер сәбәбе итеп питбайкларда гомуми файдаланудагы юлларга чыгучы балигъ булмаган байкерларны атыйлар.
Чыганак – “Татар-информ”.


Нет комментариев