Җәмгыять һәм без

Академик грипптан саклану өчен прививка ясарга киңәш итә

Россия Фәннәр академиясе академигы Геннадий Онищенко гриппны иң куркыныч инфекцияләрнең берсе дип атаган.

Аның сүзләренчә, авыру йөзләрчә миллион кешегә кагыла һәм, бигрәк тә хроник чирләре булган кешеләрдә, җитди катлауланулар китереп чыгарырга мөмкин. Белгеч грипптан саклануның иң нәтиҗәле ысулы - вакцинация булуын искәрткән. Быелгы вакцина составы тулысынча яңартылган. “Әлегә грипп бик күренми, Россиянең бер генә субъектында да авыру дәрәҗәсе артмаган, әмма үсеш бара. Хәзер Россиянең Европа өлешендә кискен салкынайтты, авырулар саны артачак, шуңа күрә прививка ясарга кирәк”, - дип искәрткән Онищенко.

Чыганак “Татар-информ”.


Нет комментариев