Азбаба мәктәбендә 37 ел хезмәт куйган Айдар Валиуллин Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының “Мактаулы остаз” аерымлык билгесе белән бүләкләнде.
“Армиядән кайткач, Акхуҗа мәктәбен ачтылар. Шул елдан бирле мәктәптә эшлим. Башта хәрби башлангыч әзерлек фәнен укыттым, аннары югары уку йортында тарих факультетын тәмамладым. Мәктәп директоры вазифасын да башкардым. Һөнәремне бик яратам. Ә инде хезмәтебез лаеклы бәяләнгәч - зур куаныч”, - дип уртаклашты ул.
Нет комментариев