Махсус хәрби операция барышында хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган батыр авылдашларын искә алганнар.
(16 октябрь, “Апастово-информ”).
Зур Күккүздә Ил сагында намус белән хезмәт итүче, имин тормыш хакына башларын салган егетләр белән чиксез горурланалар. Авыл китапханәсендә узган “Ватанымның батыр уллары” дип исемләнгән батырлык сәгатендә махсус хәрби операция барышында хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган батыр егетләрне искә алганнар.
“Чара мәктәп укучылары катнашында узды. Авылыбызның батыр уллары турында истәлекләр белән таныштык. Аларның Әниләре багышлап эшләнгән альбомнарны карадык. Йөрәкләргә тирән эз калдырырлык шигырләр укыдык, хатирәләр белән уртаклаштык”, - дип яза Зур Күккүз китапханәчесе Галия Җәләлиева.
Нет комментариев