Чара “Сакчыл муниципалитет” проекты кысаларында оештырылды.
Форумда катнашучылар пансионат белән танышты, социаль проектлар турында мәгълүмат алды. Шулай ук психолог-коуч Ләйсән Шәрипова яшьләр өчен лидерлык сыйфатларын үстерүгә һәм командада эшләү күнекмәләрен камилләштерүгә юнәлдерелгән тренинг үткәрде.
Форумның төп вакыйгаларының берсе киләсе елга район яшьләр комитеты рәисен сайлау булды. Әлеге вазифага Апастан Лениза Галеева билгеләнде. Яшь белгечләрне район башлыгы исеменнән район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гөлүсә Галләмова сәламләде. Ул яшьләрне бергә туплауның, үзара танышу һәм аралашу өчен мөмкинлекләр тудыруның мөһимлеген ассызыклады.
“Яшь белгечләр бер-берсен белмиләр. Шуңа күрә һәр оешмадагы яшь белгечләрне барлап чыктык һәм аларны бергә җыеп таныштырырга булдык. Максатыбыз - аларның эш вакытында гына түгел, җәмәгать эшләрендә дә бергәләп катнашулары, яңа проектлар һәм идеяләр белән чыгыш ясаулары. Бер-берсе белән аралашып, үзләрен иркенрәк хис итсеннәр, тәҗрибә уртаклашсыннар һәм уртак эшләр башкарсыннар иде”, - диде ул.
Районның яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ленар Мотыйгуллин да үз чыгышында яшьләрне район тормышында актив катнашырга, яңа башлангычлар белән чыгарга һәм җәмәгать эшләрендә үз өлешләрен кертергә өндәде.
Нет комментариев