Татарстанның Нурлат районында ике браконьерны тотып алганнар.
ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр иткәнчә, җинаятьчеләр «Зур Чирмешән елгасы» табигать һәйкәле урнашкан Заречное авылыннан 150 метр ераклыкта шөгыльләнгәннәр.
Браконьерлардан 207 кысла һәм 14 кысла тоту коралы алынган. Зыян якынча 350 мең сум тәшкил иткән. Урынга полиция чакыртылган, җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.
Нет комментариев