Өлкәннәргә күчтәнәчләр тапшырдылар
Район тормышы

Өлкәннәргә күчтәнәчләр тапшырдылар

Апас һәм Иске Әнәле авылларында колхозларда эшләп лаеклы ялга чыккан өлкәннәргә һәм эшчәнлеге туктатылган оешмалар ветераннарына күчтәнәчләр тапшырылды.

Район башлыгы Айрат Җиһаншин, район Советы һәм башкарма комитеты исеменнән күчтәнәчләрне Апас шәһәр тибындагы поселогы башкарма комитеты җитәкчесе Луиза Сафина таратты. Ул өлкәннәрнең хәлләрен белеште, ихлас теләкләрен җиткерде.


Нет комментариев