Җәмгыять һәм без

Быелның 9 аенда Татарстан юлларында 244 кеше һәлак булган

Бу хакта матбугат конференциясендә ТР эчке эшләр министрлыгының Юл хәрәкәте иминлеге идарәсе башлыгы Рөстәм Гарипов сөйләде.

Быелның 9 аенда Татарстан юлларында 2234 юл-транспорт һәлакәтендә 244 кеше һәлак булган.

«2026 елның 9 аенда республикада 2 234 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 244 кеше һәлак булган һәм 2 684 кеше яраланган», – диде ул.

Рөстәм Гарипов билгеләп үткәнчә, балалар катнашында 358 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда 14 бала һәлак булган һәм тагын 381 кеше яраланган. Шул ук вакытта, узган ел белән чагыштырганда, юл-транспорт һәлакәтләре саны 4кә арткан, һәлак булучылар – 3кә, ә яраланучылар 8 кешегә кимегән.

«Еш кына нәкъ менә балалар-пассажирлар һәлак була. Ике ел дәвамында алар катнашында булган аварияләр аеруча борчылу тудыра. Быел һәлак булган 14 баланың 13е – пассажирлар», – дип билгеләп үтте Рөстәм Гарипов.


Нет комментариев