Кече Болгаер авылы китапханәсендә «Алар китмиләр, алар безнең йөрәкләрдә калалар» дигән тәрбия сәгате үткәрелде.
(15 октябрь, “Апастово-информ”).
Чара махсус хәрби операция геройларына багышланды, чөнки алар җәмгыять өчен, бигрәк тә яшь буын өчен батырлык һәм намус үрнәге булып торалар. Китапханәче Гөлүсә Гайфуллина балаларга махсус хәрби хәрәкәтләрдә катнашучы якташ солдатларның батырлыклары турында сөйләде. Ул батырларча көрәшүчеләр, Илебезнең киләчәге һәм иреге өчен гомерләрен куркыныч астына куеп, Ватан сагында торучылар турында сөйләде. «Алар арасында кемнеңдер әтисе, абыйсы яки күршесе бар", - дип яшь буынга җиткерде.
Чара барышында «Батырлар даны-мәңгелек" хәтер почмагындагы стендта махсус хәрби операция зонасында булган авылдашларының фотосурәтләре белән таныштылар. Шулай ук һәлак булган хәрбиләр турында материаллар карадылар. Бу вакыйгалар сугышчан туганлык, батырлык, каһарманлык, хәрби бурычка тугрылык, ныклык һәм фидакарьлек үрнәге булып тора.
Нет комментариев