Әлмәндәр җирлеге волонтерлары изге эштә
Җәмгыять һәм без

Әлмәндәр җирлеге волонтерлары изге эштә

Әлмәндәр, Борнаш, Әҗем мәдәният йортларында волонтерлык эшчәнлеге оешкан.

  Волонтер апа-абыйлар мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә буш вакытларын изге эшкә багышлый.

“Борнаш мәдәният йортында да тәмле, хуш исле чәйләр тутырабыз. Үләннәрен үзебез җыеп-киптердек. Шулай ук маскировка челтәрләре үрелә. Кыш-көз айларында егетләр өчен оекбашлар, башмаклар бәйлибез”, - ди мәдәният йорты мөдире Гөлүсә Җәләлиева.


Нет комментариев