Җәмгыять һәм без

Әтнә районы укучылары гарәп телен өйрәнәчәк

Татарстанның Әтнә районында укучылар бу уку елыннан гарәп телен өйрәнә башлаячаклар. Бу хакта район башлыгы Рөстәм Хисамиев ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил Сәмигуллин белән очрашу вакытында сөйләде, дип хәбәр итә республика мөфтиятенең матбугат хезмәте.

  "Бу курс факультатив һәм 3 нче сыйныф укучылары өчен каралган. Дәресләр атнага ике тапкыр Олы Әтнә урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында узачак", - диелә хәбәрдә. Үз чиратында, мөфти район инициативасын хуплады һәм аны уңышлы гамәлгә ашыруны теләде.

Чыганак: “Татар-информ”.


Нет комментариев