Татарстанда татар агач төзелеш сәнгатен саклауга багышланган «Татар Йорт » фотоконкурсы башлана.
(2 сентябрь, “Апастово-информ”).
Гаризалар 2026 елның 2 сентябрендә кабул ителә башлый һәм 2027 елның 1 маена кадәр дәвам итәчәк. Гомуми приз фонды 300 мең сум тәшкил итәчәк, дип хәбәр иттеләр оештыручылар «Татар-информ»матбугат конференциясендә. Конкурс биш номинациядә узачак: «уеп ясалган йөзлекләр», «иң матур татар йорты», «декоратив койма, капка», «югалган мирас» һәм «иң матур татар урамы». Җиңүчеләр акчалата премияләр алачак: беренче урын өчен – 30 мең сум, икенче урын өчен – 20 мең, өченче урын өчен – 10 мең.18 яшьтән өлкәнрәк Россия һәм чит ил гражданнары катнаша ала. "Без хәзер татар тәңгәллеген, символларны, мәдәни кодларны эзлибез. Барысы да чәкчәккә, түбәтәйгә, бүреккә терәлделәр. Ә архитектура-ул Без төзегән әйбер", - диде баш мөхәррир «Миллиард."Татар" Арслан Минвәлиев. Коллекционер Гөлназ Нугайбекова татар агач йортларын массакүләм рәвештә профнастил белән, ә сырлап ясалган йөзлекләрне металл белән алыштыру мәсьәләсенә игътибар итте. «Татар авыллары бөтенләй шәхессезләнә бара", - дип белдерде ул. Җыелган фотосурәтләрне архитектураның төбәк үзенчәлекләрен һәм йортларда сыр ясауны өйрәнү өчен, шулай ук объектларны реставрацияләгәндә кулланырга планлаштыралар.
Автор: Елизавета Пуншева.
Чыганак: “Татар-информ”
Нет комментариев