“Районыбыз үсеше - бердәмлектә”: сәхнәдә - район Советы һәм Башкарма комитеты хезмәткәрләре.
Җәмгыять һәм без

“Районыбыз үсеше - бердәмлектә”: сәхнәдә - район Советы һәм Башкарма комитеты хезмәткәрләре.

Апас Үзәк ял паркында “Районыбыз үсеше - бердәмлектә” дип исемләнгән җәйге иҗат концертлары тәмамлана.

  Район башлыгы Айрат Җиһаншин инициативасы белән оештырылган әлеге иҗат кичәләре Апас районында төрле коллективларның, оешма һәм предприятиеләр хезмәткәрләренең иҗади сәләтләрен күрсәтү, хезмәттәшләрне берләштерү һәм район халкына күтәренке кәеф бүләк итү максатыннан уздырылды. Шулай ук әлеге кичәләргә яшьлек елларын, хезмәт юлларын искә төшерү өчен оешмаларда эшләп чыккан өлкәннәр дә чакырылды. Районыбыз оешмалары бер-бер артлы сәхнәгә чыгып, тамашачыларга үзләренең матур чыгышларын тәкъдим иттеләр. Һәр коллектив үзенчәлекле чыгышлары белән тамашачы күңеленә юл тапты.   Бу юлы сәхнәгә Апас районы Советы һәм Башкарма комитеты хезмәткәрләре чыгачак. Алар театральләштерелгән тамаша аша гадәти эш көненең бер көнен тәкъдим итәчәкләр.

Чара 3нче сентябрьдә, 18.00 сәгатьтә, Апас Үзәк ял паркында узачак.

Оештыручылар апаслыларны, район кунакларын һәм хөрмәтле өлкәннәрне бергәләп матур, күңелле кич үткәрергә көтеп кала.


Нет комментариев