Әлмәттә запастагы чик сакчыларының “Застава” штабы волонтерлары дроннарга каршы көрәшү өчен махсус чаралар җитештерүне оештырды.
Алар арасында патроннар өчен җиһазлар һәм дрон элементлары да бар. Бу җиһазлар алгы сызыкка җибәрелә.
40тан артык кеше кергән штаб махсус хәрби операция башланганнан бирле, пилотсыз очу аппаратларына каршы альтернатив ысулларга аерым игътибар бирә. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрендә язылган.
Гуманитар ярдәм җыюда районның авыл җирлекләре халкы, шулай ук җирле эшмәкәрләр дә катнаша.
“Бер рейс вакытында волонтерлар өч юнәлешкә кадәр барып җитә, ә юл кимендә биш көн дәвам итә”, - диелә хәбәрдә.
Нет комментариев