Мәскәү Җәмигъ мәчетенең ислам музеенда күргәзмәдә Мөхәммәд Пәйгамбәрнең с.г.в. чәче тәкъдим ителәчәк. Бу хакта РФ мөселманнары Диния нәзарәте хәбәр итә.
Мөбарәк Рабигыль-әүвәл ае, яки сөекле Рәсүлебез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм дөньяга килгән Мәүлид аенда Мәскәү җәмигъ мәчетендә пәйгамбәрнең с.г.в. чәчен күрергә була.
Әлеге экспонатны көн саен Мәскәү җәмигъ мәчете эшләгән вакытта күрергә мөмкин.
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/maskau-amig-macetendage-kurgazmada-moxammad-paigambarnen-cacen-kursatacaklar-5927978
Нет комментариев