Буа районында янгын: “Үләсен сизенгән кебек, телефоннан бик озаклап теләкләр теләде”
Җәмгыять һәм без

Буа районында янгын: “Үләсен сизенгән кебек, телефоннан бик озаклап теләкләр теләде”

12 август көнне Буа районы Яңа Чәчкап авылы халкы 11 августтан 12сенә булган төндә янгында һәлак булган авылдашлары Гөлшат һәм Мөслим Сөбхановларны соңгы юлга озатты.

Инде бүген тагын бер мәет авыл каберенә иңдерелә. Киленнәре Гөлчәчәкнең гомерен, ничек кенә тырышсалар да, табиблар коткарып кала алмаган, хастаханәдә җан биргән. Ире Илдар Буа хастаханәсендә ята, уллары Илназны Казан хастаханәсенә озатканнар. Аларның да гомере кыл өстендә.

Янгын вакытында авыл яшьләре өч кешене коткарып калган

Яңа Чәчкап авыл җирлеге башлыгы Динә Абдрахмановага шалтыратканда, ул Сөбхановларның Ульяновскида яшәүче кызлары белән морг юлында йөри иде. Берничә минут вакытын безгә дә бүлеп бирде.

Динә ханым сөйләвенчә, янгын турында иң беренчеләрдән булып авыл яшьләре белеп ала. Кич утырырга чыккан яшьләр Сөбхановлар йортында ярдәм сорап кычкырган тавышларны ишетәләр. Тиз арада кереп, өч кешене алып чыгалар. “112” номерына шалтыратып, күршеләрне уятырга керешәләр. Кемнеңдер капкасына какканнар, ишетеп чыгучы булмагач, телефон белән тәрәзәләрен яктыртканнар.  

Гөлшат һәм Мөслим Сөбхановлар
Гөлшат һәм Мөслим Сөбхановлар

Яшьләр күңел ачып, кызык табып йокларга бирмиләр дип тә сукрана әле бер күршеләре. Әрләп кермичә булмый дип чыкса, урамда янгын. Күршеләр авыл төркеменә хәбәр сала.

“Шул хәбәрне күрүгә, шунда йөгердек. Илдар, Гөлчәчәк һәм Илназны күрдем. Ә Гөлшат апа белән Мөслим абый юк. Берәр күршеләрендәдер инде дип өметләндем. Сорашам, берсе дә күрмәгәннәр. Алар уянган да булганнар, әмма чыгып җитә алмаганнар. Гөлшат апа чыгу юлында калган, Мөслим абыйның гәүдәсен бүлмәсеннән табып алдылар”, - дип сөйләде безгә авыл җирлеге башлыгы.   

 

Сөбхановларның кызлары әнисе белән соңгы сөйләшүен искә алды: «Бер-берегезне саклагыз, матур итеп яшәгез»

Уллары Илназ Буаның ветеринария техникумының беренче курсын тәмамлаган, әти-әниләре, әби-бабасы янында каникулда булган. Олы кызлары Казанда үз гаиләсе белән яши.

Сөбхановлар турында Динә ханым: “Матур, уңган, тырыш гаилә, - ди. - Гөлшат апа белән Мөслим абыйга балалары әтием-әнием дип кенә эндәшә иде. Авылда алай дип бик сөйләмибез, алар шулай якын итеп эндәшә иде. Ульяновскидагы кызлары белән Гөлчәчәкне җирләү мәшәкатьләре белән йөрибез. “Әни белән ул көнне телефоннан сөйләшкәндә, үләсен сизенгән кебек, бик озаклап теләкләр теләде. Бер-берегезне саклагыз, матур итеп яшәгез дип нәсыйхәтләде” ди кызы. Соңгы теләкләрен әйтеп калырга ашыккан инде. Гөлшат апа Мөслим абый белән матур яшәделәр. Узган ел бергә яшәүләренә 50 ел булды, аны билгеләп үттек. Ирле-хатынлы кино куючылар булып эшләделәр. Бик хөрмәтле кешеләр иде”.

Янгын чыгу сәбәпләре турында әңгәмәдәшем, берни әйтә алмыйм, рәсми җавап юк, диде. 

фото МЧС России
фото: МЧС России

«Үз кызлары кебек каршы алалар иде»

Мөслим абый белән Гөлшат апа Хөрия апа Җиһаншинаның мәрхүм ире Җәүдәт ягыннан туганнары булган. «Минем өчен алар бик якын кешеләр, — дип башлады ул сүзен. — Үз кызлары кебек каршы алалар иде. Зур алмагач бакчалары бар иде. Умарталар тоттылар, тәмле бал белән чәй эчерми чыгармыйлар иде. Икесе бергә өч авылга кино куеп йөрделәр. Яңгыр, буран дип тормадылар, халык көтә дип, кино тасмаларын төягән арбаларын тартып чыгып китәләр иде. 

Өйдә тора да алмыйлар, төнлә генә кайталар. Җәүдәт белән очрашып йөри торган вакыт, аларга кердек. Төн дип тормады Гөлшат апа, декабрь аенда базга төшеп, кышка саклауга куйган әнис алмалары алып чыгып ашатты. Ул алма тәме авызымда әле дә саклана. Бик кунакчыл, сый-хөрмәтле гаилә иде. Авылда мәдәният йортында узган һәр чарада актив катнаштылар. Бал күтәреп кереп килерләр иде. Сабан туена бүләк җыеп йөргәндә ишегалларына алып кереп тә чәй эчертәләр иде. Җәйге йортларында самавыр куеп, коймаклар пешереп гел көтеп тордылар. Ярдәмчел, булдыклы парлар иде».

Гөлшат апа да, Мөслим абый да намазда булганнар. Хөрия апа Мөслим абыйны узган атнада җомга намазыннан чыкканда күргән. «Улың Алмазга сәлам әйт, диде. Бу хәлләргә ышанасы да килми. Елмаеп, күңелебездә мәңге матур, акыллы кешеләр булып сакланырлар. Урыннары җәннәт түрләрендә булсын», — ди Хөрия апа.

фото: МЧС России
Фото: МЧС России

 

Чыганак: https://shahrikazan.ru


Нет комментариев