«Казан метросының «Горки» станциясендә банк карталары белән түләгәндә техник өзеклек килеп чыккан. Бу хакта МУП «Метроэлектротранс» матбугат хезмәте хәбәр итә», - дип язган «Татар-информ».
Хәзерге вакытта юл йөрү өчен түләү турникетлар һәм жетон сату терминаллары аша гадәти тәртиптә башкарыла.
«Предприятиенең техник белгечләре өзеклекне оператив рәвештә бетерде. Китерелгән уңайсызлыклар өчен гафу үтенәбез», – дип белдерделәр предприятие матбугат хезмәтендә» - дип язган «Татар-информ» үзенең хәбәрендә.
Нет комментариев