Җәмгыять һәм без

Казанда чокырга егылган ир-атны экскаватор ковшы белән чыгарганнар

Казанда төзелә торган чокырга егылган ир-атны экскаватор ковшы белән чыгарганнар.

Вакыйга Казанның Гудованцев урамы, 23 нче йорт янында булган. Россия ГТХМның Татарстан буенча Баш идарәсеннән «Татар-информ»га хәбәр итүләренчә, ир-ат төзелә торган 4 метр тирәнлектәге чокырга егылып, башын яралаган.

Вакыйга урынына килгән коткаручылар чокырга төшеп, җәрәхәт алган ир-атны носилкага салган. Экскаватор ковшы ярдәмендә аны чокырдан чыгарып, тиз ярдәм табибларына тапшырганнар.


Нет комментариев