Җәмгыять һәм без

Казанда яшәүче фатирын сатып, мошенникларга 11 млн сум тапшырган

Казанда 74 яшьлек ханым мошенниклар корбаны булып, 11 млн сумнан мәхрүм калган. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының шәһәр буенча идарәсе хәбәр итә.

Ханымга билгесез кеше шалтыратып, үзен ведомство органы хезмәткәре дип таныштырган. Мошенник әңгәмәдәшкә аның дәүләт хезмәтләре порталындагы аккаунтны вату, ә счетларыннан акча алырга тырышалар, дип әйткән. Пенсионерка мошенник курьерына 3 млн сум тапшырган, имеш, җыйган акчаларын «саклар» өчен.

Берничә көннән мошенниклар ханым белән яңадан элемтәгә кереп, аны фатирын сатып, торакны «иминләштерергә» күндергәннәр. Явыз ниятлеләр аңа сату-сатып алу килешүен рәсмиләштерергә, ә керемне яңадан ышанычлы саклау өчен тапшырырга кушканнар. Мошенникларга ышанган ханым фатирын 8 млн сумга саткан һәм акчаны курьерга биргән. Аеруча зур күләмдә мошенниклык турында җинаять эше кузгатылган.


Нет комментариев