Дүшәмбе, 14 сентябрьдә, республикада үзгәрүчән болытлылык булачак, җитди явым-төшемнәрсез.
Төнлә һәм иртән урыны белән томан булырга мөмкин, дип хәбәр итә ТР Гидрометүзәге.
Җил көнбатыштан, 5-10 м/с, көндез урыны белән 13 м/с кадәр өермәләр. Һава температурасы төнлә +4...9 градус, көндез – +16...21 градус тәшкил итте.
Апаста болытлы-аязлы, җитди явым-төшемнәрсез, иртән урыны белән томан. Җил көнбатыштан, 3-7 м/с. Көндез һава +17...18 градуска кадәр җылыначак.
Нет комментариев