Апас районыннан Илшат Мухамов «Халык участок инспекторы» Бөтенрәсәй бәйгесендә катнаша
Җәмгыять һәм без

Апас районыннан Илшат Мухамов «Халык участок инспекторы» Бөтенрәсәй бәйгесендә катнаша

Бөтенрәсәй күләмендә «Халык участок инспекторы» дигән бәйге бара. Бу конкурста иң яхшы участок инспекторын интернет аша тавыш бирү юлы белән халык үзе сайлый.

Апас районы данын бу бәйгедә полициянең өлкән участок уполномоченные Илшат Мухамов яклый. Якташыбыз өчен тавыш бирү мөмкинлеге бар. Моның өчен түбәндәге сылтамага керергә кирәк: https://16.xn--b1aew.xn--p1ai/folder/95692946

Илшат Мухамов район эчке эшләр бүлегендә 2013 елдан бирле хезмәт итә. Соңгы 6 ел эчендә ул Әлмәндәр, Олы Болгаер һәм Зур Күккүз җирлеге халкына хезмәт күрсәтә.

Һәр тавыш безнең якташыбызның җиңүенә ярдәм итә ала!


Нет комментариев