Түбән Камага беспилотниклар һөҗүме нәтиҗәсендә һәлак булган ике кешенең истәлеген эшлекле дүшәмбедә бер минут тынлык белән искә алдылар.
Һәлак булганнар истәлеген искә алу тәкъдиме белән шәһәр мэры Радмир Беляев чыгыш ясады.
«Бүгенге киңәшмәне кичә булган фаҗигадән башлыйм. Кичә иртән иртүк Түбән Кама яңадан БПЛА һөҗүменә дучар булды. Нәтиҗәдә сәнәгать һәм граждан объектлары зыян күрде. Кызганычка каршы, зыян күрүчеләр һәм һәлак булганнар бар», – диде шәһәр башлыгы.
Ул ике яшь кызның Җиңүнең 30 еллыгы һәм Студент урамнары кисешкән урында автомобильдә булганда һәлак булуын хәбәр итте. Тагын ике кеше авыр җәрәхәтләр алды.
«Һәлак булганнар истәлеген бер минут тынлык белән искә алуны тәкъдим итәм», – диде Радмир Беляев.
Нет комментариев