Татарстан халкы ноябрьдә башка Россиялеләргә караганда күбрәк ял итәчәк.
Федераль җитештерү календаре нигезендә, ноябрьдә 20 эш көне һәм 10 ял көне булачак. Шуларның тугызы – шимбә һәм якшәмбегә туры килә. Моннан тыш, Халыклар бердәмлеге көне – 4 ноябрь дә ял көне була.
Татарстан халкы исә шулай ук 6 ноябрьдә дә ял итәчәк. Бу көнне Татарстан Республикасы Конституциясе көне билгеләп үтелә. Димәк, республика халкы ноябрьдә 11 көн ял итәчәк. Моннан тыш, бәйрәм алдыннан килүче көннәрдә – 3 һәм 5 ноябрьдә эш көне бер сәгатькә кыскартылачак.
Нет комментариев