Җәмгыять һәм без

Казанда ир-ат дүртенче каттан җәймәләрдән ясалган «канат» белән төшәргә теләгәндә егылган

Казанның “Весна” торак комплексында бәхетсезлек очрагы булган.

Ир-ат дүртенче каттан җәймәләрдән ясалган “канат” ярдәмендә төшәргә теләгән, әмма җәймәләр өзелеп, ул егылып төшкән. Вакыйга мизгеле видеога эләккән.
“Татар-информ”га Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе хәбәр иткәнчә, Совет районында ир-атның тәрәзәдән егылып төшүе турында полициягә мәгълүмат килгән. Хокук сакчылары вакыйга урынына килгән һәм зыян күрүчегә кирәкле ярдәм күрсәткән. Ир-ат хастаханәгә озатылган.
Әлеге факт буенча тикшерү үткәрелә.


Чыганак: “Татар-информ”.


Нет комментариев