Олы Болгаер апалары батырларга сөлге чиккән
Җәмгыять һәм без

Олы Болгаер апалары батырларга сөлге чиккән

Авылларда Сабан туена бүләк җыю йоласы дәвам итә.

(3 июнь, “Апастово-информ”). 
Олы Болгаер авылында да атлар бизәп, гармуннар белән бүләк җыйганнар. Олы Болгаерның уңган куллы апалары үз куллары белән чиккән сөлгене колгага бәйләгән. Әлеге сөлгеләр һәр елдагыча көрәш батырына яки ат чабышында җиңүчегә биреләчәк. 

Һәр кешедә бер теләк – Ил-көннәребез тыныч булсын, бәрәкәтле еллар килсен!


Нет комментариев