2026 елның 1 апреленнән 30 апреленә кадәр Татарстанның төбәк юлларында күчәр йөкләнеше 6 тоннадан артык булган транспорт чаралары өчен сезонлы чикләүләр кертелә. Чара юл өслеген саклауга, шулай ук хәрәкәт куркынычсызлыгын арттыруга юнәлдерелгән.
Пассажир автобуслары; азык-төлек, терлек азыгы, дарулар, орлыклар, ашламалар, почта һәм ягулык ташу; гадәттән тыш хәлне бетерүгә җәлеп ителгән транспорт; автомобиль юлларын ремонтлау һәм карап тоту өчен юл техникасын һәм Федераль законда хәрби хезмәт каралган башкарма хакимият органнары транспорты; чүп ташучылар чикләүләргә эләкмиләр.
Башка зур йөк машиналары өчен махсус рөхсәт булганда гына йөрергә мөмкин. Мондый чаралар ел саен кертелә. Кагыйдәләрне бозган өчен җитди штрафлар каралган-транспорт милекчеләре өчен алар 600 мең сумга җитәргә мөмкин.
Чыганак – “Татар-информ”
Нет комментариев